29 март кичендә 12 яшьлек кызның әбисеннән кайтып ккилеше була. Урам буйлап барганда аның янына билгесез ир килә һәм көтмәгәндә бугазына ябыша, кызның 17 сум акчасын ала.
Кыз артыннан өенә кадәр бара. Ишегалдына җиткәч, кызны кар көртенә этеп ега һәм 1000 сум акча алып чыгып бирергә куша. Кыз ничек тә явыз бәндә кулыннан ычкынып, өенә йөгерә. Бу хәл Чистай шәһәрендә була. 34 яшьлек, Балык Бистәсе районында яшәүче ир кулга алына. Гаебен таный, кайтыр юлга акчам калмаган иде, дип аклана.
Районда да кайчакта кичен дә, кичкырын да ялгыз йөрүче балалар очрый. Берсендә кичке сәгать 9, бистә үзәгендә 5-6 сыйныфта укучы бала машиналарга кул күтәрә. Утырттык. Күрше авылга кайтышы. Бистәгә кичен түгәрәккә килә икән. Бу баланың әнисе Казанда, әтисе Мәскәүдә эшли. Карт әбисе белән генә тора. Андый чакта балалар кемнең күзәтчелегендә? Әгәр дә югарыдагы хәл шушы бала белән дә кабатланса... Аллам сакласын, әлбәттә. Эштән кайтканда аркасына сумка аскан, юл кырынннан ялгыз баручы укучы балалар да күренгәли... Санланганны саклармын диән Ходай, сакланып яши күрик!
Нет комментариев