Хезмәт

Балтач районы

16+
Кеше һәм закон

Үз-үзеңә кредит алуны тыюдан мошенниклар файдалана башлаган

Кредитларны тыю буенча сервисның 10 көн эшләү дәверендә аңардан «Госуслуги» порталы аша 5 миллионнан артык россияле файдаланган

Күптән түгел россиялеләр өчен үз-үзеңә кредит алудан тыю барлыкка килде. Бу – мошенниклар синең исемгә кредит ала алмасын өчен эшләнгән чара, дип яза Интертат. Әмма мошенниклар хәзер шушы чарадан файдаланып алдау ысулын уйлап чыгарганнар.

«Известия» газетасы раславынча, җинаятьчеләр кешеләргә «Госуслуги» хезмәткәрләре исеменнән шалтырата һәм, тыю дөрес куелмаган, дип ышандыра. Аннары, янәсе, хатаны төзәтү өчен, алар фишинг сылтамасы буенча күчәргә тәкъдим итә.

Аккаунтка керү мөмкинлеген алгач, җинаятьчеләр банк кушымтасында «дәүләт хезмәтләре» ярдәмендә авторизацияләнергә, ә аннары счетларга керү мөмкинлеге алырга мөмкин.

Кредитларны тыю буенча сервисның 10 көн эшләү дәверендә аңардан «Госуслуги» порталы аша 5 миллионнан артык россияле файдаланган.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.

erid: 2Vtzqwfh92B

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев