Хезмәт

Балтач районы

16+
Кеше һәм закон

Ялган газчылардан сак булыгыз!

Башкортстанда ике пенсионер ялган газчылар корбаны булган.

Кушнаренко районында Чаллыдан 25 яшьлек ирне һәм аның 35 яшьлек хатынын хөкем итәчәкләр. Мошенниклар өлкән яшьтәге кешеләрнең, үзләрен газ хезмәте хезмәткәрләре дип таныштырып, акчаларын урлаган.

Агымдагы елның мартында Кушнаренко районында яшәүче 83 яшьлек пенсионер әбигә ялган газчылар керә. Бернинди хезмәт тә күрсәтмичә, алар әбидән газ счетчигы куйган өчен ике мең сумнан артык акча ала. Полициягә пенсионерның оныгы мөрәҗәгать итә.

Агымдагы елның апрелендә әлеге ялган газчылар, янәсе, газ торбаларын яңаларына алыштырган булып кыланып, 91 яшьлек пенсионерны 22 мең сумга алдаган.

Башкортстан Прокуратурасы матбугат хезмәте мәгълүматлары буенча, аферистларны чек буенча тапканнар, анда алар үз мәгълүматларын күрсәткән. Шул ук вакытта, фигурантлар үз гаепләрен танымагандип яза Кызыл таң.

Фото: pixabay.com/ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.

erid: 2Vtzqwfh92B

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: җинаять