Хезмәт

Балтач районы

16+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

3 ноябрьдә Балтач һәм Чепья җирлекләрендә көзге ярминкәләр узачак

Нариман урамында икеяклы юл йөреше оештыралачак.

3 ноябрь көнне Балтач бистәсендә һәм дә Чепья авылында көзге ярминкә була.

Сатуда авыл хуҗалыгы җәмгыятьләре һәм шәхси хуҗалыклар үз тауарларын тәкъдим итәчәк, эшмәкәрләр дә актив катнашыр дип көтелә. Гадәттәгечә җыр-бию гөрләп торачак. Ярминкәләр иртәнге 8.00 сәгатьтә башлана.

Балтач бистәсендә ярминкә үткәрелү сәбәпле, 3нче ноябрь көнне иртәнге 06.00дән 13.00 сәгатькә кадәр Нариман урамында ике яклы хәрәкәт оештырыла. Балтач торак пунктының түбәндәге урамнары ябылачак:

  • Х. Такташ урамы;
  • Мәктәп һәм Ленин урамнары киселеше;
  • Совет һәм Ленин урамнары киселеше.

Юлларда сак һәм игътибарлы булсак иде, ашыкмыйча хәрәкәт итү сорала.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: ярминкә