Балтач егете зур популярлык казана
Көн темасы

Балтач егете зур популярлык казана

Хорның солисты Балтач егете — Руслан Хәбибуллин

Казанның «Генесиз» яшьләр хоры Татарстанда да, Россиядә дә зур популярлык казана. Аларны «Россия-1» каналында да күрсәттеләр, күптән түгел «Яңа дулкын»да чыгыш ясадылар, Кремльдә концерт та бирделәр.

Ә иң мөһиме, хор солисты Балтач егете — Руслан Хәбибуллин. Бу хакта Балтач тамашачысы белмидер дә әле.

Заманында гимназиядә, Балтач сәнгать мәктәбендә белем алган, Казанда Әүхәдиев исемендәге Казан музыка училищесының баян классын, соңрак Казан дәүләт консерваториясенең — хор дирижерлыгы классын тәмамлаган егет бүгенге көндә Казанда яши. Тиздән Руслан белән әңгәмәбез дөнья күрәчәк. Бездән аерылмагыз!


Руслан Хәбибуллин

Нет комментариев