Волонтерларның бу изге эшләре — безнең ярдәмгә мохтаҗ якташларыбызга ныклы терәк булып тора
Дамир Исламов исемендәге волонтерлар төркеме махсус хәрби операция зонасына чираттагы гуманитар ярдәмне алып китте.
Бу юлы алар сугышчы егетләребез үзләре алган квадроцикл, исемле посылкалар, төзелеш материаллары, запчастьләр, медикаментлар, бик күп азык-төлек алып киттеләр.
Волонтерларның бу изге эшләре — безнең ярдәмгә мохтаҗ якташларыбызга ныклы терәк булып тора. Хәерле юллар һәм хәвеф-хәтәрсез йөрүләр телибез аларга!
Нет комментариев