«Балтачның мактаулы гражданины» исеме кемнәргә бирелде?
Балтач районында әлеге мәртәбәле исем барлыгы 51 кешегә бирелде
Матур традиция буенча район Сабан туе көнендә иң лаеклыларга "Балтачның мактаулы гражданины" исеме бирелә.
Быел бу исемгә Кариле авылында яшәүче шагыйрә, Россия Федерациясенең спорт мастеры, «Фикердәш» клубы җитәкчесе, «Бөтенроссия инвалидлар җәмгыятенең Татарстан Республикасы оешмасы» Балтач районының җирле иҗтимагый оешмасы рәисе Чулпан Габделхәй кызы Габделганиева һәм Яңгул авылында гомер кичерүче, авыл хуҗалыгы тармагында 41 еллык хезмәт тәҗрибәсенә ия «Яңа тормыш» авыл хуҗалыгы җәмгыяте механизаторы, хезмәт алдынгысы Самат Зариф улы Шәрәфиев лаек булды.
Балтач районында әлеге мәртәбәле исем барлыгы 51 кешегә бирелде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев