Хезмәт

Балтач районы

16+
Көн темасы

Балтачта алма ашарга теләгән куян-русакны коткарганнар

Җәнлек Биктәш авылының шәхси йортларының берсенә үтеп кергән.

Тозакка эләккән куян-русакны Балтач районының штаттан тыш җәмәгать инспекторы коткара.

Җәнлек Биктәш авылының шәхси йортларының берсенә үтеп кергән, дип хәбәр итәләр ТР биоресурслар буенча Дәүләт комитетында.

Комитетта билгеләп үтелгәнчә, куян йорт эченә төтен торбасы аша кереп, алма ашарга теләгән. Җәнлекне йорт хуҗасы күреп ала һәм белгечне чакыра. Куянга җитди зыян килмәгән, аны табигатькә җибәргәннәр, дип яза Татар-информ.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.

erid: 2Vtzqwfh92B

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев