Хезмәт

Балтач районы

16+
Көн темасы

Балтачта Җиңүнең 81 еллыгы уңаеннан яшь гражданнарга паспорт тапшырдылар

Яшь гражданнарга бәхетле киләчәк һәм үзебезнең илебезнең лаеклы гражданнары булып үсүләрен телибез

Бөек Җиңүнең 81 еллыгы уңаеннан район башлыгы Рамил Нотфуллин Гражданлык хәле актларын теркәү бүлеге белән берлектә яшь гражданнарга шәхесләрен раслаучы документ һәм истәлекле бүләкләр тапшырды.

Россия гражданы булу – зур горурлык! Беренче тапкыр паспорт алу – һәр кешенең тормышында дулкынландыргыч вакыйга.

- Бүген сез паспорт тапшыру тантанасын әһәмиятле бер матур үсеш баскычы итеп йөрәгегезгә сеңдереп калырга тырышыгыз! Сез шушы заманның якты киләчәген булдырырга тиешле, белем белән коралланган, гаиләдә һәм мәктәптә дөрес тәрбия алган, максатчан, өметле, сәләтле яшьләребез! Менә бүгеннән конституция нигезендә тулы хокуклы гражданнар сафына бастыгыз,- диде район башлыгы үзенең котлау чыгышында. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев