Балтачта «Ура! Авылга!» лагеры Сабантуй белән тәмамланды
Исегезгә төшерәбез, лагерь Бөрбаш, Урта Көшкәт һәм Смәел авылларында оештырылды
Районыбызга кунакка кайткан шәһәр балалары өчен оештырылган «Ура! Авылга!» җәйге лагерының бүген соңгы көне.
Җәйге ял чарасында балалар авыл тормышы, татар, удмурт халкының милли гореф-гадәтләре белән якыннан танышты, төрле кызыклы чараларда катнашты, табигать кочагында ял итте, яңа дуслар тапты.
Бүген исә бу искиткеч ялның соңгы көне итеп, Балтач «Сабантуй» ял паркында Сабантуй бәйрәме үткәрелде.
Балалар милли уеннарда көч сынашты, ярышларда катнашып, онытылмас хатирәләр туплап, күңел ачты.
Исегезгә төшерәбез, лагерь Бөрбаш, Урта Көшкәт һәм Смәел авылларында оештырылды
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев