Хезмәт

Балтач районы

16+
Көн темасы

Балтачта утырткан агачларны тар-мар иткәннәр

Балтачның «Салкын чишмә» паркында ел саен агачлар утыртыла

Агачлар утырту – изге гамәл, дип, юкка гына әйтмиләр. Әйләнә-тирәдә күпме генә агач булмасын, яшеллек беркайчан да артык булмый. Матурлык тудыруда гына түгел, ә биосферабызның саулыгын тәэмин итүдә дә аларга тиңнәр юк.

Балтачның «Салкын чишмә» паркында ел саен агачлар утыртыла. Кызганычка каршы, шушы тирәдә яшәүче хуҗалыклардагы маллар аларга үсәргә ирек бирми. Кеше хезмәтен бәяләмәү генә түгел, табигатькә зыян китерү дә бит бу. 

Шушы көннәрдә «Салкын чишмә» паркында тар-мар ителгән агачлар урынына яңалары утыртылды. Изге эштә районның чисталык комиссиясеннән Рәдиф Әхәтов, Балтач дәүләт тыюлыгы хезмәткәрләре һәм Балтач урта мәктәбе укучылары катнашты.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: агач «Салкын Чишмә»