Волонтерлар егетләребезгә исемле посылкалар, азык-төлек, җылы киемнәр, төзелеш материаллары һәм райондашларыбыз сораган кирәк-яраклар алып китте.
Россия герое Дамир Исламов исемендәге хәйрия фондының Балтач филиалы волонтерлары 4 машина белән гуманитар ярдәм төяп юлга кузгалдылар.
Бу юлы волонтерлар егетләребезгә исемле посылкалар, азык-төлек, җылы киемнәр, төзелеш материаллары һәм райондашларыбыз сораган кирәк-яраклар алып китте.

Гуманитар ярдәм туплауда һәм аны егетләргә исән-имин алып барып тапшыруда зур көч куйган волонтерларыбызга һәм районыбызның барлык битараф булмаган кешеләренә чын күңелдән рәхмәт белдерәбез!
Нет комментариев