Күпме булса җирдә изге теләк - Без телибез сезгә барын да.
Язның беренче көнендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов 65 яшьлек юбилеен билгеләп үтә.
Күпме булса җирдә изге теләк -
Без телибез сезгә барын да.
Ап-ак карлар кебек бәхет яусын
Туган көннең һәрбер таңында.
Йөрәккә җыйган яхшылыклар
Изгелекләр булып кайтсыннар.
Туар таңнар алып килсен сезгә
Сәламәтлек, бары шатлыклар!
Безнең белешмә: Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов хакимият органнарына 1990 елда килә - ул Арча район башкарма комитетын җитәкли. 1996 елда ул Татарстан Республикасы Финанс министры итеп билгеләнә, ә 1998 елда республика Премьер-министры вазыйфасын били. Рөстәм Миңнеханов Татарстанны 2010 елның 25 мартыннан җитәкли.
Нет комментариев