Җәмгыять
Дулкыннарда Балтач радиосы
Мин Балтач радиосының тапшыруларын бик яратып тыңлыйм.
Быел Балтач радиосы элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр, информацион технологияләр өлкәсендә күзәтчелек итүче федераль хезмәтнең Татарстан Республикасы буенча идарәсендә теркәлеп, "Болгар" радиосы белән килешү нигезендә эшли башлады. Коллективта Гөлйөзем Мәннәпова, Рафил Шакиров, Илзирә Гыймадиева хезмәт куя. Алар үзләренең эшләрен намус белән башкаралар, тапшыруларны үзенчәлекле итеп әзерлиләр һәм аларның тематикасы да төрле. Аңлаешлы итеп сөйлиләр. Районда булган барлык хәлләрне радио тыңлаучыларга җиткереп торалар.
Хөрмәтле райондашлар, сез дә Балтач радиосы дулкыннарына кушылыгыз. Һәр атна чәршәмбе һәм якшәмбе көннәрендә көндезге сәгать 12.00дә Балтач радиосын тыңлагыз. Киләчәктә тапшыруларның дәвамлы булуын , ә хезмәткәрләргә саулык, иҗади уңышлар, озын гомер телим.
Фото: http://baltasi-inform.narod.ru/images/kartinki/kaitavaz.gif
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
Нет комментариев