Язгы ташу белән шаярырга ярамый
Көн темасы

Язгы ташу белән шаярырга ярамый

Хуҗалыгына су кергән кеше моның никадәр җитди мәсьәлә икәнлеген аңлый

Март аеның яртысына җитәбез. Кояш та җиргә якыная башлады, карлар эри, сулар ага... Сулар агып кына калмый, өй асларына да керә, аскы урамнарда идәнгә кадәр менә хәтта. Язгы ташуга да озак калмагандыр инде.
Язгы ташуга хәзерлек һәм район халкының иминлеген кайгырту йөзеннән, сөйләшүләр инде күптән башланды, хәзерге вакытта бу юнәлештә эш бара. Бу чор халыктан да, җитәкчелектән дә кайгырту һәм игътибар таләп итә.


яз ташу

Нет комментариев