Көрәш буенча Татарстан чемпионатында Айзатыбызның бил алышуы иң зур ачышларның берсе булды (+фото)
Көн темасы

Көрәш буенча Татарстан чемпионатында Айзатыбызның бил алышуы иң зур ачышларның берсе булды (+фото)

Ике көн дәвамында Казанда көрәш буенча Татарстан чемпионаты узды.

17-19 нчы ноябрь көннәрендә Казан шәһәрендә көрәш буенча Татарстан чемпионаты үтте. Район җыелма көрәшчеләре командасы 6нчы урында калды. Шәхси беренчелеккә килгәндә 65 кг кадәр үлчәү авырлыгында Миңмуллин Илназ - икенче, 80 кг кадәр үлчәү авырлыгында Гәрәев  Айзат икенче уурын яулады.

"Шәһри Казан" газетасының баш мөхәррире Радик Сабиров Айзатыбыз турында менә нәрсәләр яза: "Шәхси беренчелектә җиңү яулаган көрәшчеләр исемлегенә күз салсак, андагы исемнәрнең күпчелеге безгә таныш. Күпчелеге – соңгы өч елда үз авырлыкларын җиңүчеләр, призерлар арасына кергән егетләр. Ачышлар да бар, әлбәттә. Иң зур ачышлар дип 80 кг.да беренче-икенче урынны яулаган Алмаз Сәетов (Теләче) белән Айзат Гәрәевны (Балтач) санарга буладыр. Исемнәре зур җәмәгатьчелеккә таныш түгел әле. Югалтмаска иде менә шундый егетләрне".

 

 

 


көрәш буенча Татарстан чемпионаты

Нет комментариев