Балтач яңалыклары

"Хезмәт" газетасы - Балтач районы

16+
Көн темасы

Куныр авылында 45 млн сумга төшкән заманча сугым цехы ачылды

“АлмазАгросила “ ширкәте җитештерү объектларын яңартты

Куныр авылында урнашкан ширкәтнең тарихы 2015 елдан башлана. Шәхси эшмәкәр булып теркәлеп, барлык рөхсәт кәгазьләрен алганчы, базаны булдырганчы өч елдан артык вакыт үтә. Башлангыч чоры эшчәнлегендә төрле вакытлары булды, чөнки эшмәкәрлек ул үзе үк тәвәккәллек, күпмедер уңышсызлыкка да очрау мөмкинлеге булуын да искәртә. Хәзер инде ул сынау вакытлары артта калган.

2025 елда Алмаз Гыйләҗев эшен “АлмазАгросила“ ширкәтен итеп оештырып дәвам итә. Арча, Биектау районнарында суелган мөгезле эре терлек ите, төрле тутырмалар, ярымфабрикантлар сата торган нокталар ачыла. Бүгенге көндә “Балтач ите” дигән исем белән аларда хәйран күп күләмдә сәүдә эше бара. Ширкәт үзенең эшчәнлеген Куныр авылында урнашкан сугым үзәген яңадан үзәртеп коруны да беренче бурыч итеп куя. Дәүләт программасы нигезендә алынган 13 миллион сум, ширкәтнең үзенең 30 миллионга якын финансы шушы төзелешкә тотыла. Бүгенге көндә сугым үзәге барлык ветеринария һәм санитар нормаларга туры килә. Кайтарылган 30 баш терлекне тотар өчен уңайлы, аерым эшләнгән ябу урыннары булдырылган. Сугым цехы тәүлеккә 2 тоннага якын итне суытып, тиешле таләпләргә туры китереп, сату нокталарына озата ала.

Цехны ачуда катнашкан район башлыгы Рамил Нотфуллин Алмаз Гыйләҗевның эшендә уңышлар теләде, районыбызда җитештерү объекты барлыкка килү уңай күренеш, дип бәяләде. Татарстан Республикасының азык-төлек һәм авыл хуҗалыгы министры урынбасары Нияз Хурамшин чыгыш ясап, төзелгән объектның сыйфатына яхшы бәя бирде, Алмаз Гыйләҗевка Министрлыкның Мактау Грамотасын тапшырды.

Ширкәтнең эшчәнлеге дәвамлы һәм уңышлы булсын!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Алмаз