Сезне чын күңелдән Питрау бәйрәме белән котлыйбыз. Питрау, дини бәйрәм кысаларыннан чыгып, күпмилләтле районыбыз халкының яраткан бәйрәмнәренең берсенә әверелде.
Авыл тормышында Питрау аеруча мөһим, үзенчәлекле, чөнки бәйрәмнән соң эш арта, печән әзерләүгә керешелә. Халык юкка гына, басуда тырышып эшләү өчен башта яхшы итеп бәйрәм ит, күңел ач, димәгән. Бу көнне су коену белән бәйле чаралар тәмамлана, җәйнең уртасы җитә. Бездә чананы - җәйдән, арбаны кышын әзерлә, диләр. Җәй исә авыл халкы өчен көзге-кышкы сезонга әзерлек чоры.
Питрау бәйрәме күңелләрегезгә тынычлык, канәгатьлек хисе, яктылык һәм киләсе көнгә ышаныч өстәсен. Сезнең барыгызга да саулык-сәламәтлек, уңышлар, бәхет һәм иминлек телибез.
Нет комментариев