Арча Ипподромында быел 13нче тапкыр “Запорожец” машиналары ярышы узды.
Алдагы елларда әлеге ярышта Балтачта яшәүче Гыйләҗетдиновлар гаиләсе гел дә катнашып, матур нәтиҗәләргә ирешеп килде. Кызганыч, быелгысында алар катнаша алмады.
“Запорожец” машиналары арасында узган автоузышта быел Яңгул авылыннан Габдулхаков Райнур катнашты.
- 26 машина арасында Райнур 4 урын яулады. Беренче мәртәбә катнашканда ук шундый нәтиҗәгә иреште, - дип куанычлары белән уртаклашты райондашыбызның әнисе Ләйлә Габделхакова.
Котлыйбыз, Райнур!
Райнур Габделхаков фотолары
Нет комментариев