Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Хәйрулла улы Мөхәммәтшин катнашында «Безнең заман Геройлары» иҗтимагый премиясе лауреатларын бүләкләү тантанасы булды.
Ел саен Премия кысаларында көндәлек тормышта батырларча эшләгән кешеләрне бүләклиләр. Проектның төп максаты - мондый батырлыкларны стимуллаштыру юлы белән хәбәрдарлыкны күтәрү.
Быел әлеге премиягә безнең районнан, Норма авылында яшәүче Госман Хәсәншин лаек булды. Госман аганың кырыкка якын хоббие бар. Ул үзенең хуҗалыгында 20 гасыр башындагы татар йортын яңарта, үз куллары белән сандык-матрешка, иске открыткалардан шкатулкалар ясый һәм үзенең күнекмәләрен яшь буынга, оныкларына да тапшыра.
Нет комментариев