Рамил Нотфуллин физкультурачыларны бәйрәм белән котлый
8 август - физкультурачылар көне
Хөрмәтле райондашлар, сәламәт яшәү рәвешен алга сөргән һәркемне физкультурачылар көне белән тәбрик итәм.
Физкультурачылар көне — һәрвакыт яшь һәм сәламәт булырга теләүчеләр бәйрәме ул. Бүгенге көндә физик культура һәм спорт белән шөгыльләнү алга юллар ача, чын күңелдән спортны яраткан кешеләрне берләштерә. Һөнәри осталыкка ия спортчыларыбыз югары нәтиҗәләре белән сөендерәләр, Балтач районы данын еракларга илтәләр. Ә инде үзләре өчен спортны даими шөгыльгә әверелдерүчеләр сәламәтлекләрен ныгыталар, күнел күтәренкелегенә ирешәләр.
Кадерле спортчылар, тренерлар, физик тәрбия укытучылары, спорт ветераннары, яшь спортчылар һәм спорт җанатарлары! Сезне барыгызны да физкультурачылар көне белән котлыйм! Барыгызга да ныклы сәламәтлек, гаилә бәхете, якты казанышлар һәм мәйданнарда яңа җиңүләр телим!
Рамил Нотфуллин,
Балтач муниципаль районы башлыгы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев