Рауза Гафиятуллинаны «Татмедианың яңа исемнәре» конкурсында  җиңүе котладык
Көн темасы

Рауза Гафиятуллинаны «Татмедианың яңа исемнәре» конкурсында җиңүе котладык

Нөнәгәр авылында яшәүче штаттан тыш хәбәрчебез Рауза Гафиятуллина конкурста катнашып, җиңү яулады.

«ТАТМЕДИА» җәмгыяте «Татмедианың яңа исемнәре» конкурсын игълан иткән иде.

Конкурста райондашыбыз, Нөнәгәр авылында яшәүче штаттан тыш хәбәрчебез Рауза Гафиятуллина да катнашты һәм җиңү яулады.

Бүген редакциябезгә кунакка чакырып, Рауза апаны ихластан зур җиңүе белән котладык. Киләчәктә дә газета һәм сайт укучыларын үзегезнең эчтәлекле язмаларыгыз белән куандырып торырга язсын,Рауза апа! 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларны безнең Макс каналыннан да белә аласыз!


Рауза Гафиятуллина

Нет комментариев