Район башлыгы Рамил Нотфуллинның Раштуа бәйрәме котлавы.
Көн темасы

Район башлыгы Рамил Нотфуллинның Раштуа бәйрәме котлавы.

Православие динендәге хөрмәтле райондашлар! Сезне ихластан Раштуа бәйрәме белән тәбрик итәм.

Христосның туган көне инде менә ике мең елдан артык христианнарның йөрәкләренә бәхет, шатлык иңдерә, күңелләрендә якты өметләр уята. Нурлы Раштуа бәйрәме йортларыгызга җан җылысы, күңел тынычлыгы, куанычлар алып килсен. Сезгә һәм якыннарыгызга чын йөрәктән исәнлек-саулык, ак бәхетләр һәм иминлек телим.
Фото: http://www.stihi.ru/2010/01/06/7591

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


250

Нет комментариев