Көн темасы

Рейдлар үткәрелә

Юл иминлеген тәэмин итү, аварияләрне кисәтү максатыннан, ЮХИДИ инспекторлары һәр атнаның өч көнендә (җомга-якшәмбе) махсус рейдларга чыгалар.

Монда беренче чираттагы максат булып транспортны спиртлы эчемлекләр белән идарә итүчеләрне, машина йөртү хокукыннан мәхрүм ителгән яки ул бөтенләй булмаган килеш йөрүчеләрне ачыклау тора. Беренче рейдның нәтиҗәләре сөендерми. Ватанны саклаучылар бәйрәме көннәрендә (22-23 февраль) үткәрелгән рейд вакытында 40 административ протокол төзелгән. Шуның 6сы транспорт белән исерек килеш идарә иткән өчен. Мондый рейдлар киләчәктә дә һәр атна саен үткәрелеп торылачак.
Балтач ЮХИДИ бүлеге

Фото интернет челтәреннән алынды.


250

Нет комментариев