«Хезмәт» призына икенче ел рәттән шахмат ярышлары үтә.
Бүген Салавыч күппрофильле лицеенда "Хезмәт" призына шахмат ярышлары үтә. Бәйге быел икенче елын уздырыла.
Районыбызның мәктәпләреннән килгән 100 артык шахмат сөюче ярышларда үз көчләрен сыный.
Бәйге яшь үзенчәлекләренә карап, өч төркемгә бүленеп үткәрелә.
Шахмат бәйгесен үткәрүдә теләктәшлек күрсәткән Салавыч күппрофильле лицее коллективына, район спорт мәктәбе хезмәткәрләренә, шахмат буенча тренер Ландыш Гарифуллинага рәхмәтебезне белдерәбез.
Нет комментариев