Балтачта махсус хәрби операция ветераны шәхси эшмәкәр булып теркәлгән
«Гаилә» милли проектын гамәлгә ашыру кысаларында аның белән шәхси эшмәкәрлек эшен ачуга социаль контракт төзелә һәм аның бизнес-планын тормышка ашыру өчен матди ярдәм күрсәтелә
Балтачта махсус хәрби операция ветераннары социаль контракт ярдәмендә үз эшләрен ача. Бистәдә яшәүче махсус хәрби операция ветераны, бүгенге көндә «Балтач газы» идарәсендә эшләүче, үз эшен башлап җибәрергә җыенган Тәлгать Галиев дәүләт ярдәме сорап мөрәҗәгать иткән. Социаль контракт акчаларына ветеран үз эшен үстерү өчен кирәкле җиһазлар сатып алган.
Райондашыбыз винт свайлары җитештерү һәм урнаштыру буенча шәхси эшмәкәр булып теркәлгән һәм төп эштән соң башкара торган заказларны инде кабул итә башлаган.
«Гаилә» милли проекты кысаларында 2026 ел башыннан махсус хәрби операция ветераннарына ярдәм гаилә керемнәрен исәпкә алмыйча күрсәтелә һәм ветераннарга үзләрен табарга һәм тыныч тормышта үз эшчәнлекләрен үстерергә мөмкинлек бирә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев