Сөенечле хәбәр - Балтач урта мәктәбендә күләмле ремонт эшләре башкарылачак
Көн темасы

Сөенечле хәбәр - Балтач урта мәктәбендә күләмле ремонт эшләре башкарылачак

Ремонт эшләре 2026 ел ахырына тәмамланачак дип планлаштырыла

Сөенечле хәбәр – Балтач урта мәктәбенә күптән көтелгән капиталь ремонт керәчәк. Ремонт эшләре өчен  барлыгы 220 миллион сумнан артык акча тотылачак.

Бу зур инвестиция мәктәпне заманча, комфортлы итәчәк, балаларның белем алу шартларын яхшыртачак. Ремонтка бүленгән акчаларның 66 миллион сумы техник җиһазландыруга – интерактив такталар, компьютерлар, лаборатория җиһазларына тотылачак.

Ремонт эшләре 2026 ел ахырына тәмамланачак дип планлаштырыла.


Балтач урта мәктәбе капиталь ремонт

Нет комментариев