Балтач яңалыклары

"Хезмәт" газетасы - Балтач районы

16+
Көн темасы

Тәбрикләү сүзе

Халыкара гаилә көне белән котлыйм һәм гаилә кыйммәтләренең чәчәк атуын телим!

15 май көнне иң якты бәйрәмнәрнең берсе – Халыкара гаилә көне билгеләп үтелә.

Хөрмәтле райондашлар! Барыгызны да Гаилә көне белән котлыйм! Гаилә – ул безнең таянычыбыз, мәхәббәт, ярдәмләшү, аңлашу чыганагы, игелеккә, шәфкатьлелеккә, хөрмәткә өнди торган җылы учак. Нәкъ менә гаиләдә традицияләр формалаша, җәмгыять үсеше өчен нигез булып хезмәт итүче рухи һәм әхлакый кыйммәтләр буыннан-буынга тапшырыла.

 

Күп балалы, тәрбиягә бала алган гаиләләргә күңел юмартлыгы, түзем булганнары һәм кайгыртучанлыклары өчен рәхмәт сүзләрен җиткерәм, махсус хәрби операция афәте кагылган гаиләләргә күркәм сабырлыклар насыйп булсын.

 

Халыкара гаилә көне белән котлыйм һәм гаилә кыйммәтләренең чәчәк атуын телим! Бер-берегезгә мәхәббәт, кайгырту һәм җылылык бүләк итегез. Гаиләгезне кадерләп саклагыз!

 

Ихтирам белән, Балтач муниципаль районы башлыгы Рамил Нотфуллин

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: котлау