Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Котлыйбыз

АСИЯ РАШАТ кызы СӘЙФЕТДИНОВА 23 ноябрь көнне үзенең гомер бәйрәмен – 55 яшьлек юбилеен билгеләп үтә

«Яңа тормыш» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятендә баш икътисадчы булып эшләүче АСИЯ РАШАТ кызы СӘЙФЕТДИНОВА 23 ноябрь көнне үзенең гомер бәйрәмен - 55 яшьлек юбилеен билгеләп үтә.

Хөрмәтле Асия Рашатовна! Авыл хуҗалыгы өлкәсендә озак еллар эшләү дәверендә Сез үзегезне оста икътисадчы, үз эшен нечкәлекләренә кадәр белүче һәм һәр эшне җиренә җиткереп башкаручы, принципиаль, тынгысыз һәм таләпчән белгеч буларак таныттыгыз. Намуслы хезмәтегез, кешеләргә карата мәрхәмәтле, киң күңелле, ачык йөзле, тыйнак булуыгыз белән олы ихтирам казандыгыз.
Гомерегезнең алдагы көннәре дә шатлык-куанычлар белән генә үтсен, саулык-сәламәтлек һәрчак юлдашыгыз булсын. Газиз балаларыгызның, оныкларыгызның игелеген күреп, озак еллар бергә-бергә куанып яшәргә насыйп булсын. Һәрчак шулай шат күңелле һәм яшь булып калыгыз.
Матур тормыш, сәламәтлек теләп
Юбилеегыз белән котлыйбыз.
Шатлык белән, озын гомер үтеп
Яшәвегезне генә телибез.
Олы ихтирам белән авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе, хуҗалык икътисадчылары.
Фото: http://bablo-tuta.ru/izgotovlenie-unikalnyx-fruktovyx-buketov-na-zakaz/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250