Балтач бистәсендә гомер кичерүче әтиебез ГОМӘР ЙОСЫП улы ЙОСЫПОВның 1 сентябрьдә 65 яшьлек күркәм юбилее.
Хөрмәтле әтиебез! Сине олуг юбилеең белән ихлас күңелдән тәбрик итәбез, тазалыкның иң ныгын, гомерләрнең иң озынын, бәхет-шатлыкның зурысын телибез.
Бу тормышта ныклы иңнәр һәрчак кирәк,
Синдәй әти безнең өчен гел дә терәк.
Һәр адымың игелек кылып үтә синең,
Тормышыңның мәгънәсе дә шулдыр, димәк.
Әни белән тигез гомер язсын сезгә,
Сәламәтлек ташламасын беркайчан да.
Куанырга насыйп булсын һәрбер таңга,
Ашкынып килсен оныкларың синең янга.
Иң изге теләкләр белән, улың Илнар, киленең Фәния, оныкларың Динә, Ильмир, Кәрим, кызың Альбина. Бу теләкләргә әниебез Альмира да кушыла.
Нет комментариев