Балтачта яшәүче абыебыз ИРЕК СӘЯФ улы САБИРОВка 31 август көнне 50 яшь тула.
Кадерле туганыбыз! Сине чын күңелебездән алтын юбилеең белән котлыйбыз. Иң изге, матур теләкләребезне юллыйбыз: көчле рухлы һәм кешелекле, гадел һәм ярдәмчел булып кал, бәхетле һәм сәламәт бул! Алдагы көннәреңдә дә тормыштан ямь табып, авырмый, кайгы-хәсрәт күрми, балаларыгызның, якыннарыгызның игелеген күреп, тормыш иптәшең Гөлнара белән тигезлектә яшәргә язсын. Абый, без синең якын туганнарың, сине бик яратабыз, хөрмәт итәбез һәм горурланабыз! Киләчәктә дә гел шулай бергә аралашып яшәргә насыйп булсын.
Без телибез сиңа сәламәтлек,
Сөенеп яшә туган һәр көнгә.
Сөйгән ярың булсын янәшәңдә,
Сөендереп торсын балалар.
Бу дөньяда тулы бәхет өчен
Моннан артык тагын нәрсә бар?
Елларыңны, абый, санамыйбыз,
Үткәннәре бар да синеке.
Яңгырлары белән җәйләр килсен,
Уңышлары булсын көзнеке.
Иң изге теләкләр белән әти-әни, Азат-Римма, Рамил-Алсу, балалар.
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев