Хөрмәтле Айгөл Вакыйфовна! Сезне ихлас күңелдән туган көнегез белән котлыйбыз!
Сезгә аяз күк йөзе, шомырт чәчкәседәй ак бәхетләр, корычтай нык сәламәтлек, кояштай озын гомер, чиксез шатлыклар телибез! Сабыр холыклы, мәрхәмәтле, ярдәмчел, кадерледән кадерле сез! Киләчәктә дә киң күңелле, ачык йөзле, олы йөрәкле булып калыгыз! Ходай насыйп итеп Сезгә алдагы көннәрегездә дә сәламәтлек белән гомер итәргә, тормыш иптәшегез белән кызларыгызның игелеген күреп, җитәкләгән коллективыгызның уңышларына сөенеп яшәргә насыйп булсын!
Матур тормыш, сәламәтлек теләп,
Туган көнегез белән котлыйбыз!
Шатлык белән, озын гомер белән
Яшәвегезне генә телибез!
Матур җәйдә тугангамы,
Күңелегездә һәрчак изгелек,
Кылган яхшылыкларыгыз кире кайтып,
Күрсәгез иде үзегез дә игелек!
Иң изге теләкләр белән: Кариле балалар бакчасы коллективы.
Нет комментариев