Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Котлыйбыз

Четерекле дә, куанычлы да хезмәт

18 декабрь – ЗАГС хезмәткәрләренең һөнәри бәйрәме

Яшәү дәверендә без барыбыз да гражданлык хәле актларын теркәү бүлегенә  мөрәҗәгать итми калмыйбыз. Биредә эшләүчеләр кешеләрнең шатлыгын да, шул ук вакытта кайгысын да уртаклаша.

Һөнәри бәйрәмнәре уңаеннан район ЗАГС бүлегенең эшчәнлеге белән җитәкчесе Зөһрә Әхмәтханова таныштырды: «Эшебез күптөрле юнәлешләрне үз эченә ала. 2018 елга кадәр бу хезмәтне ЗАГС бүлеге һәм 17 авыл советы хезмәткәрләре башкарса, бүгенге көндә без аларны урынбасарым Люция Нигъмәтҗанова белән икәү генә эшлибез. 2022 елда 173 пар гаилә корды, узган ел 154 иде. Аерылышулар, киресенчә, кимерәк, 2021 елда 73 пар булса, быел 65 пар. Статистикага күз салсак, күбрәк 5-10 ел бергә торучылар аерылыша. Гаилә кыйммәтләрен сак-лап калу юнәлешендә эшебезне ныгыту максатыннан, быел 8 июль –  Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көнендә, гаилә корып 5-10-15 ел яшәүчеләрне бүләкләп уздык. Ел саен 50-55-60-65-70 ел иңне-иңгә куеп яшәүче хөрмәтле өлкәннәребез өчен дә 15 май көнне бәйрәм чарасы оештырабыз. Алар яшь гаиләләр өчен чын үрнәк булып торалар. Шулай ук без беренче булып туган һәм милли бәйрәмебез – Сабантуй алдыннан соңгы булып туган сабыйларның әти-әниләренә, йөзенче булып язылышкан парга да бүләкләр тапшырып үтәбез.

Яшьләр көнендә соңгы елларда гел Коляскалар парады үткәреп киләбез. Аларда елдан-ел күбрәк гаиләләр катнаша, коляскалар да нинди генә бизәлеш алмый! Районыбыз буенча балалар тууга күз салсак, беренче балаларын 29,7% гаилә алып кайткан, икенчесен – 32,2%, өченчесен – 26,7%, дүртенчесен һәм аннан соңгыларын – 11,4%. Бакыйлыкка күчүче райондашларыбыз саны 2021 елда – 457 кеше, быел – 364. Гаиләдә бала туу шатлыгы булса да, якын кешесен югалтса да райондашларыбыз безгә таныклык алырга килә. Алга таба да бергә-бергә матур итеп эшләргә язсын һәм һәрбер райондашыбызның тормышында сөенечле вакыйгалар күбрәк булса иде».

Хөрмәтле ЗАГС бүлеге хезмәткәрләре! Сез кешенең иң шатлыклы вакытында да, авыр чагында да рухи ярдәмчесе булып торасыз. Сезнең якты, ягымлы йөзегез, һәркемнең күңеленә юл таба белүегез белән дә зур хөрмәткә лаексыз. Һөнәри бәйрәмегез уңаеннан сезне ихластан котлап, эшегездә уңышлар, гаилә бәхете һәм сәламәтлек теләп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев