Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Котлыйбыз

ГАБДЕЛФӘРТ ГАБДРАХМАН улы ХӘКИМОВның 55 яшьлек гомер бәйрәме

Норма авылында яшәүче кадерле әтиебез ГАБДЕЛФӘРТ ГАБДРАХМАН улы ХӘКИМОВның 10 октябрьдә 55 яшьлек гомер бәйрәме.

Кадерле әтиебез! Сине туган көнең белән чын күңелебездән котлыйбыз. Сөекле әтиебез, син - көчле руклы, нечкә күңелле, ышанычлы тормыш иптәше, безнең таянычыбыз, ышанычыбыз. Әниебез белән безне кадерләп үстереп, үз юлыбызга аяк басарга булышканың, төпле киңәшләрең, барлык яxшылыкларың өчен зур рәxмәт сиңа! Әтиләргә xас йөрәк җылысы белән безне яратып-сөюеңне, һәрьяклап кайгыртуыңны, маңгай тире түгеп, безнең өчен куйган тырышлыгыңны һичбер вакыт онытмабыз. Киләчәктә сиңа сәламәтлек, күңел тынычлыгы, бары шатлыкка төренгән бәрәкәтле тормыш, әниебез белән бергә бер-берегезнең җылысын тоеп, без - балаларыгызның, оныкларыгызның кадер-хөрмәтенә уралып xәерле гомер кичерүегезне телибез.
Рәхмәт, әткәй. Бу дөньяда
Булганың өчен рәхмәт.
Безне саклап-яклап торган
Кулларың өчен рәхмәт.
Ходай сиңа озын гомер,
Гомерлек шатлык бирсен.
Кайгы-хәсрәтсез тормыш,
Бәхетле картлык бирсен.
Сине яратып, хөрмәт итеп, әниебез, кызларың-кияүләрең, оныкларың, кода-кодагыйларың.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250