Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Котлыйбыз

Һөнәри бәйрәмегез котлы булсын!

Районыбызның хөрмәтле коммуналь хуҗалык хезмәте күрсәтү өлкәсе хезмәтчәннәре, мөхтәрәм ветераннар!

Сезне һөнәри бәйрәмегез белән ихлас күңелдән тәбрик итәм, эшләрегездә уңышлар, тормышларыгызга муллык, гаиләләрегезгә иминлек телим! 

Торак-коммуналь хуҗалык хезмәткәрләре көне – бик күпләрнең һөнәри бәйрәме, алар көн саен безнең тормышыбыз уңайлы, яшәешебез матур булсын өчен тырыша. Районыбызда бу өлкәдә Балтач күптармаклы торак-коммуналь хуҗалыгы, «ХЭС» оешмасы, Чепья күптармаклы торак-коммуналь хуҗалыгы, «Төзекләндерү», «Идарәче» ширкәтләре хезмәткәрләре армый-талмый, эш сәгатьләре белән хисаплашмый хезмәт куялар. Күп очракта авыр физик хезмәт сарыф итеп, тирә-ягыбыз чиста, торган җиребез пөхтә, бар җирдә чәчәкләр балкысын, яшеллеккә күмелсен, һәрвакыт һәр өйгә чиста су килеп торсын, чүп-чар вакытында чыгарылсын өчен тырышалар, көчләрен кызганмыйлар. Бүген  аларның хезмәтеннән башка тормышыбызны күз алдына да китереп булмый. Район халкының тормыш сыйфатын яхшыртуда керткән зур өлешегез өчен сезнең һәрбарчагызга олы рәхмәт белдерәм.

Җиңелләрдән булмаган хезмәтегез һәр йортка иминлек китерсен, һәркемгә ныклы сәламәтлек, күңел тынычлыгы, мәшәкатьсез көннәр насыйп булсын. Бәйрәмегез күңелле үтсен!

Рамил Нотфуллин,

Балтач муниципаль районы башлыгы

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: котлыйбыз