Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Котлыйбыз

Язның тәүге бәйрәме

Хөрмәтле хатын-кызларыбыз!

Сезне 8 Март – Халыкара хатын-кызлар көне белән чын күңелдән котлыйм!

Хатын-кызның роле тормышта да, гаиләдә дә гаять әһәмиятле. Бу һәрвакыт шулай булган. Илебез кичергән авыр елларда аларның ныклы терәк булуын, күпвакыт вакыйгалар герое икәнлекләрен тарих битләреннән укып беләбез. Өлкән буын әниләребез, әбиләребез – алар ачлык кичергән елларның, Бөек Ватан сугышы, сугыштан соңгы чорларның тере шаһитлары. Хәзерге заман ханым-туташларыбызга аеруча да зур җаваплылыклар йөкли. Алар авыл хуҗалыгында, мәгариф, мәдәният, сәнәгать һәм башка өлкәләрдә актив хезмәт куюлары, эшмәкәрлек белән шөгыльләнүләре, җирле үзидарә органнарында, хакимият тармакларында эшләүләре белән беррәттән гаилә тормышында, балалар тәрбияләүдә дә зур роль уйныйлар. Без аларга һәр өлкәдә ярдәм итәргә бурычлыбыз.

Күпбалалы әниләргә, ятим балалар алып тәрбияләүче гаиләләргә, үзләрен шушы бөек вазифага багышлаган барлык хатын-кызларга, аеруча да хәзерге вакытта ирләре мобилизациядә булган ханымнарга, илгә батыр уллар үстергән аналарга ихластан рәхмәтлебез. Гомумән, Ана телебезгә, мәдәниятебезгә һәм милли традицияләребезгә гаиләдә мәхәббәт тәрбияләүче киләчәк буынга, әхлак-тәрбия бирүче әниләргә хөрмәтебез зур.

Хөрмәтле хатын-кызларыбыз, бәйрәм көнегездә барыгызга да бәйләм-бәйләм гөл-чәчәкләр, күңелле мизгелләр, тынычлык, мәхәббәт һәм муллык, бәхет телим. Һәрвакыт елмаеп яшәгез, бәхет-шатлыклар һәрбер көнегезне язгы кояш кебек якты итсен.

Рамил Нотфуллин,

Балтач муниципаль районы башлыгы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 8 март