Иске Салавыч авылында яшәүче туганыбыз РӘМЗИЯ ЗАКИР кызы ЗИЯТДИНОВАга 31 август көнне 55 яшь тула.
Кадерле туганыбыз! Без сине күркәм юбилеең белән ихлас күңелебездән тәбрик итәбез. Син һәрвакыт яхшы күңелле, бик тә туганчылыклы, олы җанлы, ягымлы, төпле фикерләрең, киңәшләрең белән барыбызга да ярдәм итеп яшисең. Алдагы тормышың кайгы-хәсрәтсез үтсен, сәламәт бул, балаларыңның игелеген күреп, һәрвакыт шулай изге, сабыр, шат күңелле булып, җизнәбез Рәис белән тигезлектә, муллыкта матур тормыш кичерүеңне телибез.
Сиңа карап сокланабыз,
Тик күз генә тимәсен.
Бәла-каза читләп үтсен,
Кайгы-хәсрәт килмәсен.
Кимемәсен, арта барсын
Балаларның хөрмәте.
Сине һәрчак саклап йөртсен
Хак Тәгалә рәхмәте.
Иң изге теләкләр белән әти-әниең, Низамиевлар, Молдашевлар, Габидуллиннар, Сабировлар гаиләләре.
Нет комментариев