Кадерле әтиебез! Син һәрвакыт безнең иң олы таянычыбыз, терәгебез, гомумән, тормышыбызның алтын маягы булдың.
Үзеңнең төпле киңәшләреңне биреп, безгә олы тормыш юлына аяк басарга ярдәм иттең. Киң күңелле, олы җанлы, эш сөючән,туганчылыклы кадерле әтиебез! Сине күркәм юбилеең белән ихлас күңелебездән тәбрик итәбез. Без -балаларыңның, оныкларыңның җылысын тоеп, игелеген күреп, мул, имин тормышта шатланып, куанып, озын-озак еллар яшәргә язсын.
Чын йөрәктән чыккан теләкләрне
Кабул итче, әти, бу көндә.
Әнигә - пар, безгә терәк булып,
Яшик әле шулай гел бергә.
Иң изге теләкләр белән әниебез Гүзәлия, балаларың Гөлүзә-Данил, Гөлинә-Илнар, Илнур-Альбина һәм оныкларың.
Нет комментариев