Кадерле кешебез – әтиебез МАРСЕЛЬ МӨХӘММӘТГАЛИ улы ЯКУПОВка 60 яшь тулды
Балтач бистәсендә яшәүче кадерле кешебез - әтиебез МАРСЕЛЬ МӨХӘММӘТГАЛИ улы ЯКУПОВка 7 июньдә 60 яшь тулды.
Олы ихтирамга һәм хөрмәткә лаек әтиебез үзенең 41 ел гомерен «Сорнай» хуҗалыгында тракторчы булып эшләүгә багышлады. Аңа «Татарстанның атказанган механизаторы» дигән мактаулы исем бирелде.
Кадерле әтиебез! Сине олы юбилеең белән чын күңелебездән котлыйбыз. Сиңа алдагы гомер юлыңда сау-сәламәт булып, балаларыңнын, оныкларыңның кадер-хөрмәтен тоеп, шатлык-сөенечләргә күмелеп, әниебез Зөлфинур белән тигезлектә, муллыкта озын гомер итәргә язсын!
Сине яратып, тормыш иптәшең Зөлфинур, кызларың Гөлназ, Илсинә, кияүләрең Рафил, Айрат, оныгың Альмир һәм кода-кодагыйларың.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев