Чепья авылында яшәүче кадерле, яраткан әтиебез ИЛСУР МАНСУР улы КАМАЛОВның 22 июльдә 50 яшьлек юбилее.
Әтиебез! Сине гомер бәйрәмең белән тәбрик итәбез. Сиңа бәхетле озын гомер, сәламәтлек, күңел тынычлыгы телибез.
Әтиебез - безнең кадерлебез,
Без бәхетле җирдә син барга.
Фәрештәләр кунсын иңнәреңә
Юбилеең белән котларга.
Төрле чакны күргәнсеңдер, әти,
Йөрәгеңдә күптер яра да.
Киңәшчебез, терәгебез булып
Озак яшә безнең арада.
Парлап канат кагу җиңелрәк,
Тормыш сезне ялгыз итмәсен.
Гомер чишмәләре чылтырап аксын,
Мәңге-мәңге суы кипмәсен.
Иң изге теләкләр белән кызларың Гөлүсә, Диләрә һәм әниебез Гөлсимә.
Фото: http://buketiknn.ru/
Нет комментариев