Карадуган авылында яшәүче кадерле әниебез МИЛӘҮШӘ ШӘРИП кызы НУРГАЛИЕВАның 15 сентябрьдә 65 яшьлек юбилее.
Сөекле әниебез! Истәлекле гомер бәйрәмең - күркәм юбилеең белән чын күңелдән тәбриклибез. Киләчәк сиңа алсу таңнар, саулык-сәламәтлек, күп шатлык-куанычлар, борчу-мәшәкатьсез имин көннәр алып килсен. Газиз балаларыңның игелеген күреп, яраткан оныкларыңның шат авазларына сөенеп, хөрмәтле әтиебез белән тигезлектә, муллыкта бергә-бергә озак еллар яшәвеңне телибез.
Яшә әле, әни, йөзгә кадәр,
Шат күңелле булып гомер ит.
Җиргә кояш ничек кирәк булса,
Син дә безгә шулай кирәк бит.
Яшә тоеп дөнья матурлыгын,
Якыннарның күңел җылысын.
Сәламәтлек бирсен Ходай сиңа,
Бу бәхетнең иң-иң олысы.
Иң изге теләкләр белән әтиебез Ринат, балаларың Лилия, Руслан, Марат, кияү-киленнәрең, оныкларың.
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев