Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Котлыйбыз

Милли чарада мәртәбәле җиңү

Әлеге бәйге халкыбызның гореф-гадәтләрен саклап калуда мөһим роль уйный.

Бөтендөнья татар конгрессы һәм Татар хатын-кызлары «Ак калфак» иҗтимагый оешмасы белән берлектә үткәрелгән «Каз өмәсе» фестивалендә райондашыбыз, Шубан авыл җирлегенең «Ак калфак» оешмасы җитәкчесе Әминә Мөхәммәтҗанова «Каз өмәләренә багышланган видеоматериаллар, шигырь һәм җырлар, бию һәм сәхнәләштерелгән композицияләр» номина-циясендә икенче урынга лаек булды. Әлеге бәйге халкыбызның гореф-гадәтләрен саклап калуда мөһим роль уйный. Йола милли күренешләр, бәйгеләр белән үрелеп бара. Биредә каз йолку, каз каурыеннан әйберләр ясау, милли җырлар, биюләр, халык уеннарына игътибар бирелә. Шундый зур чарада уңышка ирешкән Әминә ханымны чираттагы җиңүе белән ихластан котлыйбыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: котлыйбыз