Түнтәр авылында яшәүче әниебез ГӨЛЗАДА ТАҺИР кызы ЗАРИПОВАның 1 августта 60 яшьлек юбилее.
Сөекле әниебез! Сине күркәм юбилеең белән ихластан котлыйбыз. Һәрчак гади, киң күңелле, ярдәмчел, юмарт, гадел булганың өчен без сине яратабыз, хөрмәт итәбез. Файдалы киңәшләрең белән гел сөендереп торасың. Безне гел шулай куандырып, шатландырып, озак еллар сау-сәламәт булып, күңел тынычлыгы белән, бәхет-шатлыкта, без - балаларыңның һәм оныкларыңның рәхимлеген тоеп, әтиебез белән тигезлектә яшә.
Озын гомер бирсен Хак Тәгалә,
Тыныч булсын һәрчак җаннарың.
Кочак-кочак бетмәс куанычлар
Алып килсен туар таңнарың.
Изге теләкләр белән әтиебез Рәфхәт, балаларың Энҗе, Фәннур-Гүзәлия, оныкларың Нәфисә, Нәргизә, кода-кодагыең.
Фото: http://fb.ru/article/63540/ogromnyiy-buket-roz---shikarnyiy-podarok-dlya-lyubimyih
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Твиттер, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев