Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Котлыйбыз

Пүскән авылында гомер кичерүче хөрмәтле кешебез ГАБДРӘҮФ ГАБДЕЛХАК улы СӘЛАХОВка 70 яшь тула

Пүскән авылында гомер кичерүче хөрмәтле кешебез ГАБДРӘҮФ ГАБДЕЛХАК улы СӘЛАХОВка 24 июль көнне 70 яшь тула.

Кадерле әтиебез! Сине күркәм юбилеең белән ихлас күңелдән тәбрик итәбез, хәерле озын гомерләр, ныклы сәламәтлек, җан тынычлыгы телибез. Олыгайган көннәреңдә борчу-хәсрәт күрми, балаларыңның игелегенә, оныкларыңның яратуына кинәнеп, әниебез белән тигезлектә, шатлык-куанычларга төренеп, мул тормышка сөенеп, күңел көрлеге белән яшәргә язсын.


Син кырларга гашыйк идең, әти,
Басуларны өзелеп яраттың.
Тургай тавышларын якын күрдең,
Игеннәрнең серен аңлаттың.
Әле дә син Җир кешесе, әти,
Игенченең хәлен беләсең.
Тырыш хезмәт белән көн күрүләр
Синнән безгә күчкән, күрәсең.


Иң изге теләкләр белән, улың-киленең, кызың-киявең, оныкларың. Бу теләкләргә яраткан әниебез Алсу да кушыла.

im0-tub-ru.yandex.net

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250