Норма авылында яшәүче кадерле әтиебез, бабабыз РАСИЛ ГАБДЕЛБӘР улы ШАКИРОВның 5 декабрь көнне 60 яшьлек юбилее.
...Көн артыннан көн, ел артыннан еллар узып, 60 яшеңә дә килеп җиттең, әти. Шөкер, узган гомер юлларың үкенерлек түгел, авылдашларың, гаиләң алдында йөзең якты, абруең зур. Бу - туганнарың өчен зур горурлык. Тыныч, сабыр күңелең артында тормыш сынауларын җиңәрлек алтын йөрәгең бар! Син гаҗәеп юмарт, киң күңелле, туган җанлы.
Кадерлебез! Юбилеең мөбарәк, тормышларың түгәрәк булсын! Һәрвакыттагыча көчле рухлы һәм игелекле, ярдәмчел, туры сүзле булып кал. Уй-теләкләрең төгәл, туар таңнарың тыныч, саулыгың нык, гомерең бәхетле булсын! Тормышыбызга ямь өстәп, якыннарыңнан иң яхшы хәбәрләр генә ишетеп, авырмый, кайгы-хәсрәт күрми, гаилә шатлыгы белән бәрәкәтле тормышта яшәвеңне телибез. Әлеге юбилей яшәешеңдә яңа көч, омтылыш, ышанычлар алып килсен! Әтиебез - безнең кадерлебез, без бәхетле җирдә син барга. Сөекле әниебез Рашидә белән тигезлектә, муллыкта бергә-бергә гөрләшеп, матур итеп яшәргә насыйп булсын.
Гөрләп яшә, әти, картаюны белмә,
Куанып яшә һәр көнгә.
Күңелең синең һәрчак шулай,
Ачык булсын һәркемгә.
Без телибез ак бәхетләр,
Туасы һәр көнеңә.
Зур сәләтең, эш сөюең,
Гадилегең сүнмәсен.
Әйбәтлегең, игелегең
Гомергә сүрелмәсен.
Иң изге теләкләр белән улың Илнур, киленең Роза, кызың Римма, киявең Рөстәм, оныкларың Илсаф, Иркә, Дилә, Әмир, әниебез һәм кодагыйларың кушыла.
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев