Алан авылында яшәүче РАВИЛӘ МИНҺАҖ кызы белән ГАЛИМҖАН ГАРИФҖАН улы ГАРИФҖАНОВЛАРның гаилә корып яши башлауларына 6 март көнне 50 ел тула.
Кадерлеләребез! Сезне алтын туегыз белән ихластан тәбриклибез. Сезгә тән сихәтлеге, җан тынычлыгы, сөенечле көннәр телибез. Ходай биргән гомерегезне бергә-бергә иминлектә, тигез матур картлык кичереп, балаларыгызның игелеген күреп, оныкларыгызның шат авазларына куанып, төп нигезебезнең җылысын саклап яшәвегезне телибез.
Парлап канат кагу җиңелрәк,
Тормыш сезне ялгыз итмәсен.
Тормыш гаиләләре челтерәп аксын,
Мәңге-мәңге суы кипмәсен.
Иң изге теләкләр белән барлык балаларыгыз исеменнән Фәнзил-Габидә.
Фото: http://www.stihi.ru/2013/03/10/10345
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев