Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Котлыйбыз

Район башлыгының тәбрикләү сүзе

Зур рәхмәт сезгә, уңган, тырыш, иртәгеге көнгә өмет белән яшәүче Балтач халкы!

Хөрмәтле райондашлар, бәйрәмгә кайткан якташлар! Һәрбарчагызны да якынлашып килүче Яңа 2022 ел һәм Раштуа бәйрәмнәре белән чын күңелдән котлыйм! Әлеге бәйрәм алды көннәре, сәгатьләре һәм минутлары һәрвакыт аерым дулкынлану һәм Яңа елның якынаюын тою хисе белән тулы. Рәхәт мизгелләр дулкынында үтеп баручы елга йомгак ясап, хезмәтебезгә бәя дә бирәбез. Узып баручы 2021 ел социаль-икътисади үсештә ирешелгән күп кенә казанышлары белән районыбыз тарихына кереп калачак. Барлык тармакларда да уңышларыбыз бар. Авыл хуҗалыгы тармагында эшләүчеләрнең хезмәте аеруча мактауга лаек. Табигать шартлары коры килүгә карамастан, игенчеләребез тырышлыгы нәтиҗәсендә уңышларыбыз куандырырлык булды. Терлекчеләребез ит һәм сөт җитештерүдә еллык планнарны арттырып үти алдылар, бу өлкәдә үзалдыбызга куйган максатка ирешү бәхетен татыдык. Яңа социаль объектлар төзү, юллар салу, ремонтлау эшләре дәвам итте, районыбызда республика программаларының берсе дә тукталмады. 2021 ел шулай ук эпидемиологик вәзгыять белән бәйле сынау елы булса да, авырлыкларны бергә-бергә җиңеп, алга атлый алдык. Зур рәхмәт сезгә, уңган, тырыш, иртәгеге көнгә өмет белән яшәүче Балтач халкы! Бу Яңа елны да һәрвакыттагыча зур өметләр белән каршылыйк! Гаиләләрегездә тынычлык, иминлек булсын, авырулар урап үтсен, сәламәт һәм бәхетле булыйк! Барлык хыялларыгыз чынга ашсын! Бәйрәмнәр мөбарәк булсын!

Рамил Нотфуллин,

Балтач муниципаль районы башлыгы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: котлау сүзе яңа ел белән