РӘИС ГАРИФУЛЛИНның гомер бәйрәме- 55 яшьлек юбилее.
«Кызыл юл» кооперативында эшләүче РӘИС ХАРИС улы ГАРИФУЛЛИНның июнь аенда 55 яшьлек юбилее.
Хөрмәтле Рәис Харис улы! Сезне олуг юбилеегыз белән ихлас күңелдән тәбрик итәбез. Озын гомер, ныклы сәламәтлек, эшегездә зур уңышлар, йорт-җирегезгә бәрәкәт, барлык уй-хыялларыгызның тормышка ашуын телибез. Һәр туар таң Сезгә матур иртәсе белән бары тик шатлык-куанычлар гына алып килсен. Туган көнегездә яңгыраган һәр матур теләк киләчәк тормышыгызны бизәп, ямьләндереп торсын һәм яңа эшләргә рухландырсын! Гадел һәм тынгысыз йөрәкле булуыгыз, эшегезне һәрвакыт җиренә җиткереп башкаруыгыз, ярдәмчел һәм кешелекле булуыгыз өчен бик зур рәхмәт.
Киләчәктә дә башкараган хезмәтегезнең, үстергән балаларыгызның игелеген күреп, якыннарыгызның күңел җылысын, тирә-юньнең иминлеген һәм матурлыгын тоеп, гаилә тигезлеге, саулык-сәламәтлек белән хәерле озын гомер кичерергә язсын Сезгә!
Иң изге теләкләр белән «Кызыл юл» кооперативы коллективы
Фото: yandex.ru
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев