Яңа Салавыч авылында яшәүче кадерле тормыш иптәшем, әтиебез ФӘРИТ ГАРӘФЕТДИН улы МИНҺАҖЕВның 3 декабрьдә 60 яшьлек юбилее.
Кадерлебез! Сине олы бәйрәмең - 60 яшьлек юбилеең белән чын күңелдән котлыйбыз. Сиңа ныклы сәламәтлек, күңел тынычлыгы, гаилә шатлыгы, кайгы-хәсрәтсез көннәр, ак бәхетләр, балаларыңның һәм оныкларыңның күңел җылысын тоеп, игелекләрен күреп, бәхетле озын гомер кичерүеңне телибез. Киләчәгең җыр кебек матур, кояш кебек якты булсын. Туачак таңнарың һәрвакыт нурлы, күк йөзең һәрвакыт аяз булсын. Гел шулай елмаеп, кешеләрне сөендереп яшә.
Һәр яңа көн бәхет алып килсен,
Алсу таңнар күмсен шатлыкка.
Яшәү дәрте янсын йөрәгеңдә,
Картаерга һич тә ашыкма.
Иң изге теләкләр белән тормыш иптәшең Зәмзәмия, балаларың Илнар-Әдилә, Ирек-Миләүшә, оныкларың.
Нет комментариев