Әтиебез ГАДИЛ ШӘФИГУЛЛА улы НӘБИЕВның 55 яшьлек юбилее.
Cосна Пүчинкәсе авылында яшәүче кадерле әтиебез ГАДИЛ ШӘФИГУЛЛА улы НӘБИЕВның 15 июньдә 55 яшьлек юбилее.
Кадерлебез! Сине туган көнең белән ихластан котлыйбыз, саулык-сәламәтлек, озын гомер, җан тынычлыгы, бәрәкәтле тормыш телибез. Әниебез белән тигезлектә борчу-мәшәкать күрми, балаларыңның, оныкларыңның ихтирамын тоеп, тыныч матур тормышта яшәргә язсын.
Бүген синең юбилеең, әти,
Син салучы шушы йорт нигезен.
Әни өчен тормыш терәге,
Әле алда шаулап торган гомер,
Оныкларның күңел назлары.
Рәхмәт, әти, барысы өчен
Тәрбияңә, биргән назыңа.
Сине яратып, әниебез Гүзәлия, кызларың Гөлфинә-Айнур, Әлфинә-Илнар, Наилә, оныкларың Аяз, Рияз, Йосыф, Юныс.
Фото: yandex.ru
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев